Узган атнада Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте комиссиясе, хәләл продукциясен чыгару белән танышу максатыннан, «Чаллы-Бройлер»да булып кайтты.
Аның составында Яр Чаллы шәһәренең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, ТҖ МДНнең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТҖ МДН каршында эшләп килүче «Хәләл» комитетының төп эксперты Фоат хәзрәт Мөхәммәтовлар иде.
Предприятиеда «Хәләл» сертификатлы 40 төрле продукт бар. Ит продукцияләренең 88,2 проценты Татарстанның үзендә эшләп чыгарыла, алар Россиянең 11 регионына озатыла. Хәләл стандартына туры килә торган ит Ислам каннуннары буенча эшкәртелергә тиеш. Предприятиенең башкарма директоры Җәлил Хәсәнов әйтүенә караганда, биредә барлык таләпләр дә тиешенчә үтәлеп килә. дип хәбәр итә dumrt.ru
Экскурсия ахырында кунаклар өчен дегустация үткәрелде.
«Җитештерү өлкәсендә ислам шәригатенә туры килмәгән күп кенә башка үзенә кызыктыра торган чаралар булса да, әлеге предприятие үзенең таләпләренә, ислам кануннарына тулысынча тугры калуына без бүген янә инандык», дип билгеләп үтте Фаат хәзрәт Мөхәммәтов.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел