«Булгария» теплоходы һәлакәте булган урынга каршы, ярда зур булмаган мәчет һәм часовня төзелеше хакында карар кабул ителгән. Бу хакта фаҗига корбаннарының һәм хәбәрсез югалганнарның туганнары белән Республика суд-медицина экспертизасы бюросында булган очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Республика башлыгы гадәттән тыш хәл булган урында булып кайтуы, эзләү эшләре барышы хакында хәбәр итте. «Эш туктамый, дәвам итә, эзләү эшләрендә 500 кеше катнаша, теплоходның карарга мөмкин булган җирләре берничә мәртәбә тикшерелгән», — ди ТР Президенты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.
Кешеләр барысы да табылырмы икән дигән сорауга җөмһүриятебез башлыгы «Без барыбыз да моңа ышанабыз, өметне югалтырга ярамый», — дип белдерде.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде