«Булгария» су көймәсендә булган фаҗига җәмгыятьне тетрәтте. Һәр кеше үз йөрәге аша уздырып хәсрәтле көннәр уздыра. Һәлакәт корбаннары арасында өч самарлының да булуы ачыкланды.
Самар каласының Мехзавод бистәсендә яшәүче Сабировлар гаиләсе су фаҗигасенең хәсрәтенә чумдылар. Ике бүлмәле фатирда Рамил Сабиров, хатыны Людмила, улы Денис, килене Анна, биш яшьлек игезәк оныклары Никита һәм Даниил белән гомер кичергән, дип яза Азатлык.
Людмила ханым Сабирова һәр елны икешәр мәртәбә Казанда туганнарында озак-озак ял итә торган булган. Быел да Людмила ханым игезәкләр белән сеңелесенә ял итәргә барган һәм оныклары Никита һәм Даниил белән Болгарга сәяхәт кылган. Өчесе дә һәлак булды.
Самар өлкәсенең Хөкүмәт утырышында Губернатор Владимир Артяков күрсәтмәсе нигезендә, Сабировлар гаиләсенә 900 мең сум акча бирү турында карар кабул ителгән.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде