Иделдә булган фаҗига уңаеннан Ямал-Ненец автономияле округы мөфтие Хәйдәр хәзрәт Хафизов, Ингушетия Республикасы мөфтие Исса Хамхоев, Мәскәү мөфтие, Мәскәү шәһәре һәм Үзәк төбәк мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әлбир Крганов, Кабарда-Балкария Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең тышкы элемтәләр буенча урынбасары Хөсәен Вәлид кайгы уртаклашты, дип яза «Татар-Информ».
Алар ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә юллаган телеграммаларында үзләре һәм мөфтиятләре исеменнән теплоход белән һәлакәткә очраган кешеләрнең туганнарының тирән кайгысын уртаклашуын хәбәр итә.
Аллаһы Тәгаләнең үлгән кешеләрнең гөнаһларын ярлыкавын һәм җәннәт бакчаларын насыйп итүен теләп кала. Бу кайгының бөтен Россия кешеләре йөрәгенә үтеп керүен, суда батып үлгән кешеләрнең туганнарына — сабырлык, һәлакәткә очраганнарның рухына тынычлык бирүен сорый.
Аерым алганда, Әлбир Крганов «катастрофаның сәбәпләрен ачыклау киләчәктә мондый фаҗигаләрне булдырмаска мөмкинлек бирер дип уйлыйбыз», — дип белдерде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел