Судноларны күтәрү буенча белгечләр «Булгария» теплоходын тикшерүгә кереште. Бу хакта бүген судноның һәлакәткә очрау сәбәпләрен тикшерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында белдерделәр. ТР Хөкүмәт йортында утырышны Россия Федерациясе транспорт министры урынбасары Виктор Олерский үткәрде, анда Татарстан Премер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Утырышта белдерүләренчә, һәлакәт урынына Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Дәүләт авария-коткару эшләре һәм водолаз эшләре фәнни-тикшеренү институты белгечләре килгән. Бу учреждение «Курск» су асты көймәсен күтәрү белән шөгыльләнгән, хәзер Куйбышев сусаклагычы төбеннән «Булгария» теплоходын күтәрү проектын әзерли.
Бүген иртән судноларны су төбеннән күтәрү белән шөгыльләнүче водолазлар эшкә кереште. Алар теплоходны карый, моннан тыш, «Булгария» турында һәлак булучыларның мәетләрен эзләү белән шөгылләнүче водолазлар да мәгълүмат бирә. Эзләү эшләре төгәлләнгәч, суднода теплоходны күтәрү белән бәйле чаралар башалначак.
Комиссия утырышында эзләү эшләре барышы турында белдерделәр дип хәбәр итә ТРХ яңалыклар хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел