«Корстон» ҖЧҖ «Булгария» һәлакәтендә зыян күрүчеләр фондына 1 миллион сум күчергән. Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм итү инициативасы белән гендиректор Рәис Мөбәрәкҗанов чыккан, аны предприятие коллективы хуплап алган.
Рәис Мөбәрәкҗанов «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүенчә, Идел өстендәге фаҗига турында белгәч, «Корстон» коллективы битараф кала алмаган һәм «Булгария» һәлакәтендә зыян күрүчеләр фондына 1 миллион сум акча күчергән.
Моннан тыш, «Корстон» коллективы «Булгария» теплоходында һәлак булучыларның туганнары кайгысын уртаклаша, дип билгеләп үтте Р.Мөбәрәкҗанов.
Актаныш муниципаль районы советының актлар залында район башлыгы Энгель Фәттәхов эшкуарлар белән күреште. Көн кадагында эшкуарларның «Лизинг-гарант-2011» программасында катнашу мәсьәләсе каралды, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Программаның быелгы бюджеты 500 миллион сум тирәсе. Әлеге сумманың 30 проценты авыл хуҗалыгына, 30 проценты торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә бүлеп бирелә. Субсидияләр күләме лизинг килешүендәге сумманың 45 процентын тәшкил итә.
Район башлыгы Энгель Фәттәхов икътисад бүлеге белгечләренә заявкалар бирүне һәм вакытында тапшыруны оештырырга кушты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел