БКичә 20.00 сәгатькә алынган белешмә буенча, «Булгария» теплоходы һәлакәте булган урыннан барлыгы 90 кешенең үле гәүдәсе табып, су өстенә чыгарылган: 14 ир заты, 60 хатын-кыз, 16 бала. Республика суд-медицина экспертизасы бюросына һәлак булганнарның 65е китерелгән, аларның 64енең кем икәнлеге ачыкланган. Туганнарына тапшыру өчен, 51 мәет буенча документлар рәсмиләштерелгән, 35ен алар инде алып киткән.
Фаҗига корбаннарының туган-тумачасы белән 82 психолог эшли.
ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, барлыгы 79 кеше (50 турист, экипаждан 23 кеше, рәсми теркәлмәгән 6 пассажир) исән калган, әлегә 39 кеше билгесез югалган санала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «кайнар линия» телефоны буенча кешеләрдән 5,7 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән.
Су төбеннән теплоходны чыгару эшләрен оештыру максатыннан, кичә 19.00 сәгать тирәсендә Казанга Санкт-Петербург фәнни тикшеренү институты белгечләре килеп җиткән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде