Россия Федерациясе транспорт министры Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин «Булгария» теплоходы фаҗигасендә һәлак булучыларны искә алу чарасында булды. Казанның Петропавловски соборында һәм республика башкаласының борынгы Әл-Мәрҗәни мәчетендә һәлак булучылар рухына дога кылдылар.
Казан епархиясенең Петропавловски соборында владыка Анастасий һәлакәт нәтиҗәсендә һәлак булучылар рухына дога кылды. Россия Федерациясе транспорт министры Игорь Левитин, һәлакәттә балаларның күп булуы бигрәк тә аяныч, дип ассызыклады. «Без зыян күрүчеләрнең һәм һәлак булучыларның гаиләләренә ярдәм итү өчен барысын да эшләргә тиеш», — дип билгеләп үтте И.Левитин.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентына илкүләм матәм көне игълан иткән өчен рәхмәт белдерде һәм һәлак булучылар рухына дога кылырга чакырды.
Шулай ук Игорь Левитин белән Рөстәм Миңнеханов Әл-Мәрдҗәни мәчентендә булдылар, анда Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәлак булучылар рухына дога кылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде