«Булгария» теплоходы һәлакәтендә исән калып, хастаханәләргә эләгүчеләрдән Республика клиник хастаханәсенең Имгәнүләр үзәгеннән барысы да хәзерге вакытта чыгарылган, әлегә Казанның 6 нчы хастаханәсе белән 1 нче Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә 1әр хатын-кыз — А.Г.Филягина, М.В.Чеснокова — калган. Һәлакәт вакытында аларның беренчесе машина мае, солярка белән агуланган булган.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында барган брифингта шул хакта хәбәр булды. ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ул фаҗигадән исән калып, медицина ярдәме таләп ителгән барлык кешегә дә медцина ярдәме бернинди тоткарлыксыз күрсәтелә, дип басым ясап әйтте. «Булгария» экипажы да, пассажирлар да, ни үкенеч, иминиятләштерелмәгән булган, диде Хөкүмәт башлыгы журналистларның соравына җавабында. «Татар-Информ» МА

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел