«Булгария» көймәсендә батучыларның туганнары республиканың медицина экспертизасы үзәге янында якыннарының мәетләрен көтеп утыра. Теплоходтан исән-сау чыккан Иван һәм Александр хатыннары турында хәбәр көтә. Батучыларның исән калуына өмет юк.
10 июльдә Идел елгасында 1955 елда төзелгән һәм 30 ел ремонт күрмәгән «Булгария» теплоходы батты. Каза булган урында 80 кеше коткарылса да, калган 120 кеше көймә белән су төбенә китте. 11 июльдә су төбеннән 41 мәетне таптылар.
Татарстанның Кайбыч районы Мәлки авылы егетләре — Иван һәм
Александр теплоходта булган һәлакәттән могҗиза белән исән калган. Әмма алар белән бергә сәфәрдә булган дуслары Сергей һәм өчесенең дә хатыннары турында бернинди хәбәр юк, дип яза tatartime. Алар Казанның 15 хастаханәсе янында урнашкан медицина экспертизасы үзәге янында тормыш иптәшләре турында яңалак көтә.
Александр, Иван һәм Сергей — өч дус — хатыннары белән бергәләп «Булгария» теплоходында сәфәргә чыга. Александр сүзләренчә, теплоход ике минут эчендә су астына китә: «Халык берни дә аңламый калды. Мине астан бәргән су өскә чыгарып ташлады. Теплоход искергән булган, җитмәсә, артык кеше төягәннәр», — ди Александр, фаҗигане искә алып.
Иван белән Александр сәгать ярым су өстендә коткару капчыгына ябышып тора: «Мин капчыкка ябышканда теплоход су астына киткән иде. Теплоходта 8 айлык йөге булган хатыным калды. Коткару матраслары мин су өстенә чыкканда бар иде инде. Матрасларны бер тирәгә җыярга тырыштык. Үзебезнең матрас уртасына 14 яшьлек малайны утырттык», — ди Иван.
12 июль Татарстанда һәм Русиядә матәм көне дип игълан ителде. Литва, Латвия президентлары, Мәскәү мэры халыкка кайгы уртаклашу хатлары җибәрде. Түрәләр исә, эш узганнан соң, су көймәләрен тикшерергә җыена. Чөнки «Булгария» көймәсенең инде 30 ел ремонт күрмәве, 120 кеше урынына 200дән артык пассажир утыртып юлга кузгалуы билгеле булды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел