2011 елның 8 июлендә ТҖ Мөселманнарының Диния нәзарәте «Мәрҗани» мәчете территориясендә «Яхшылык — тормыш ул» ярминкәсен уздырды. Ярминкә «Апрель» реабилитацион үзәгендә тәрбияләнүче чикләнгән мөмкинчелеккә ия булган балаларның кул эшләреннән гыйбарәт иде. Ярминкәдә җыелган барлык акчалар да әлеге сабыйларга квалификацион ярдәм күрсәтүгә тотылачак.
Казан шәһәренең мөхтәсибе, «Мәрҗани» мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм аның ярдәмчесе Илфар хәзрәт Хәсәновлар да әлеге ярминкәнең әһәмиятлелегенә аерым басым ясап үттеләр, киләчәктә дә мондый төрдәге шәфкатьлелек акцияләрен бергәләшеп үткәрүгә теләктәшлек белдерделәр.
Узган атнада гына «Болгар» мәчетендә узган шундый төрдәге ярминкәдән соң, аның никадәр әһәмиятле булуын халык үзе үк дәлилләде. Казанлылар сабыйларның кул эшләрен сатып алып кына түгел, сәдака формасында да күпләп ярдәм күрсәттеләр. ТҖ МДН рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов ятим, авыру, ярдәмгә мохтаҗ сабыйларга багышланган мондый хәйрия акцияләренең (башка төрле формаларда да!) киләчәктә дә дәвамлы булачагына ышаныч белдерде.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде