Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары «Булгария» баткан урында эзләүләрне төнлә дә дәвам итә. 100дән артык кешенең язмышы билгесез.
Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, корабта барлыгы 188 кеше булган. Барлыгы 81 кешене коткарганнар. Калганнарын эзләү төнлә дә дәвам итә, дп хәбәр итә azatliq
«Министр Сергей Шойгу төнлә дә эшләрне туктатмаска йөкләмә бирде. Эзләүләр урынына махсус яктырткыч җиһазы куелды», диде Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәге хезмәткәре Ирина Андрианова.
Кораб баткан урында 189 коткаручы һәм 28 техника эшли.
Коткару эшләре турында Русия президенты Дмитрий Медведевка да җиткерелгән. Ул тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга корабның бату сәбәпләрен һәм гаеплеләрне ачыкларга, ә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка зыян күрүчеләргә һәм үлүчеләрнең туганнарына кирәкле барлык ярдәмне күрсәтергә йөкләмә биргән.
Миңнеханов «Булгария» корабы белән килеп туган хәлдән соң ялын туктатып, Татарстанга кайтырга булган. Тиз арада аның очкычы Казанга юл алачак.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде