Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы — Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков «Булгария» теплоходы белән бәйле булган һәлакәт буенча оператив штабны җитәкли.
Гадәттән тыш хәл Куйбышев сусаклагычында бүген көндезге сәгать икедә булды.
«Булгария» круиз теплоходы бортында 140 пассажир һәм 33 экипаж әгъзасы булган. Хәзерге вакытта, ТР Граждананр оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча баткан суднодагы 78 кеше Казанга җибәрелгән. 1 кеше Болгар Үзәк район хастаханәсенә озатылган. Калган пассажирларның язмышы ачыклана. Гадәтттән тыш хәл урынына ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов китте һәм Кама Тамагы белән Тәтеш районнары хастаханәләрендә зыян күрүчеләр өчен урын әзерләүне йөкләде.
Белешмә өчен: ике палубалы «Булгария» дизель-элетроходы 1955 елда Чехославакиядә төзелгән. Судно бөтен куркынычсызлык таләпләренә җавап биргән, заманча навигация җиһазлары булган, тизлеге 20 км/сәг кадәр җитәргә мөмкин булган.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде