Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева татарстанлыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Федерация Советы Социаль сәясәт комитеты утырышында 8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дип гамәлгә кую турындага инициатива бер тавыштан хупланды.
Бу бәйрәмне төрле милләттән булган гаиләләрнең билгеләп үтүе әһәмияткә ия. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү инициативасы Россиянең бөтен дини оешмалары тарафыннан хупланган, мондый көнне бәйрәм итүнең конфессиональ чикләре юк. Һәр конфессиядә гаилә тугърылыгы һәм мәхәббәтенең ачык мисаллары бар.
Мөселманнарда гаилә институты база институтларының берсе булып тора. Бүген Татарсан Республикасында гаилә институтын ныгыту, аналарага һәм балаларга ярдәм итү буенча күп эшләр башкарыла. Статистика мәгълүматларына караганда, республикада гаиләләр, балалар саны арта.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көнендә республикада 700дән артык туй, ярәшү һәм юбиляр гаиләләрне котлау планлаштырылган. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр артык.
Бүгенге матур бәйрәмдә барлык татарстанлыларга саф мәхәббәт, гаилә бәхете, иминлек, сәламәтлек һәм уңышлар телим!
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел