7-8 июль көннәрендә Казанда Хаҗ буенча III Халыкара конференция уза. Ул ике елга бер мәртәбә үткәрелә һәм Төркия, Иран, Тунис, Индонезия, Казахстан, Украина һ.б. ил вәкилләрен үзенә җыя. Бу конференциянең төп максаты: Хаҗга баруны оештыруның сыйфатын яхшырту, килеп туган проблемаларны чишүнең яңа юлларын эзләп табу.
Әле ике көн элек, 5 июль көнне генә Россия Президенты Дмитрий Медведев Нальчикта мөселман берлекләре лидерлары белән очрашкан иде. Анда сүз ислам диненең бүгенге хәле, шуңа бәйле төрле проблемалар турында гына түгел, ә Хаҗга барырга теләге булган Россия мөселманнарының квота санын арттыру турында да барды. Дмитрий Медведев бу мәсьәлә буенча Согуд Гәрәбстаны хөкүмәте белән фикер алышачагы турында сүз бирде, дип яза Интертат.ру
Россия Федерациясе Советы рәисе урынбасары Ильяс Умаханов сүзләренә караганда, Хаҗга баручы мөселманнарның юлын тиешле шартлар белән тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнә. «Хаҗның сыйфаты иң беренче чиратта илләрнең үзара мөнәсәбәтенә бәйле. Быел Хаҗга Россиядән 20500 мөселман барачак. Дин кардәшләребез тормышларының иң изге сәфәре вакытында төрле уңайсызлыклар, җитешсезлекләр аркасында игътибарларын иң мөһим гамәлдән читкә тайпылдырмасыннар иде», диде ул үз чыгышында.
Россия Мөфтиләр Советы рәисе Рамил Гайнетдин исә, дини туризм мәсьәләсенә дә тукталып китте. «Бүген күпләр мөселман илләре, аларның тарихи урыннары турында бернәрсә дә белми. Ә бу өлкәдә төрле кызыклы ачышлар бихисап. Шуңа күрә, шушы мәсьәлә буенча да актив эш алып барырга кирәк», диде ул.
Иран Ислам Республикасының Хаҗ эшләре буенча оешма җитәкчесе Сәет Гали Газиәсгар исә, Иранның Хаҗ сәфәрен оештыру мәсьәләсендә үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер булуын һәм мөселман илләрнең халыкара кушылуын тәэмин итүгә ярдәм итәчәген белдерде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел