Казан Федераль университетының Татар теле, әдәбияты һәм тарихы факультеты Татарстан урамы белән Болак урамы кисешкән урындагы Һуманитар университетның яңа бинасына күчте.
Казан Федераль университетның Татар филологиясе һәм тарихы факультеты турында быел төрле сүзләр йөрде. Әлеге факультеттан КФУ кысаларында Татар филологиясе институты оештыру фикерләре яңгырады.
Май айларында факультетның китапханәсе Һуманитар университет бинасына күчкән иде. 6 июль көнне факультетның көндезге һәм читтән торып укыту бүлеге деканатлары, иң соңгылардан булып, Татарстан урамындагы Һуманитар университетка күчтеләр.
Хезмәткәрләрнең сөйләвенә күрә, аларга көндезге 11ләр тирәсендә күченә башларга кушканнар. Ләкин кызганычка каршы, факультетка биреләсе бүлмәләр бушатылып бетмәгән дип хәбәр итә matbugat.ru
Бирелгән бүлмәләр бик кечкенә һәм аларга китерелгән җиһазларның күп өлеше, гомумән, сыеп та бетәрлек түгел икән.
Шунысын әйтергә кирәк, ике татфак кушылып, бер институт астына берләштерелсә дә, яңа уку елында алар аерым деканатлар белән эшләячәк. Гомумән, факультетларның кабул итү комиссияләре дә, төркемнәре дә укыту планнары да аерым. Берләштерү, кушу сүзе бары тик бер урыннан икенче урынга күчерү буларак аңлашыла башлады.
Казан университетының Татар филологиясе һәм тарихы факультеты быел бары тик 25 кеше генә кабул итә икән. Урыннарның кыскартылуы Һуманитар университетның Татар теле факультетына күбрәк урын бирү белән аңлатыла.
Татфактан бушап калган КФУ бинасының 11нче катына тиз арада математика һәм информатика факультеты күчереләчәк дип әйтәләр.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде