Бүген «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында хаҗ буенча III Халыкара конференция башлана.
«Хаҗ — мөселманнар бердәмлеге. Үткәннәр һәм бүгенгесе. Комплекслы якын килү» темасына ике көн рәттән барачак конференциянең бүген алдагы ике пленар утырышында Төркия¸ Катар, Иран, Тунис, Индонезия, Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Украина һәм Беларусь кебек чит илләр министрлыклары һәм хаҗ буенча департаментлары вәкилләре доклад белән чыга. Соңгы утырышта исә Россия мөфтиләре һәм хаҗ-операторлар сүз ала. Алар арасында Мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр советы, шулай ук Татарстан, Чечня, Ингушетия Республикалары мөселманнары Диния нәзарәтләре, Дагыстан Республикасы Милли сәясәт, дин эшләре һәм тышкы элемтәләр буенча министрлыгы, Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге, Ислам мәдәниятенә, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды вәкилләре бар, дип хәбәр итә tatar-inform.ru
Иртәгә «түгәрәк өстәл» утырышлары үткәреләчәк. Аларда хаҗга озату алдыннан әзерлек эшләре, дәүләт органнары, Хаҗ буенча советлар, мөселманнарның Диния нәзарәтләре, хаҗ-операторларның роле турында сүз барачак. Шулай ук хаҗ кылу вакытында халыкка ярдәм итү мәсьәләләре дә кузгатылачак.
Әлеге III Халыкара конференция «Идел Хаҗ» төбәкара хаҗ үзәге инициативасы белән уздырыла, хаҗ оештыруны һәм үткәрүнең сыйфатын яхшыртуны, шушы эшләр барышының төрле этабында килеп чыккан проблемаларны комплекслы хәл итүне максат итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел