Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров сүзләренә караганда, алдагы вакытта Татарстанда бензинга бәя күтәрү өчен нигез юк. Республикабызда бер айга 90 мең тонна машина ягулыгы кулланыла. Аның 50 мең тоннасын «ТАИФ-НК» җитештерсә, калганы күрше төбәкләрдәге нефть эшкәртү заводларыннан кертелә.
Мәгълүм булганча, инде берничә ай Россия төбәкләре бензин җитмәүдән интегә. Бу нефтьчеләрнең ягулыкны чит илгә күпләп чыгара башлауларна бәйле. Шуңа ягулык та кыйммәтләнде. Татарстанда, башка төбәкләрдә кебек үк югары булмаса да, машина азыгына бәя барыбер зур. Әйтик, 95ле бензинга бәя ел башыннан, 25 сум торганнан соң, май аена 26га җитте, хәзер төрле ягулык станцияләрендә 27 сумнан да артты дип хәбәр итә intertat
92ле бензинны республикабыз шәһәрләрендә, трассалардагы АЗСларда литры 24-70 — 25 -50 сум. Дизель яугылыгы да аны куп килә — 23-25 сумга сатыла.
Ренат Сабиров ассызыклавынча, июньдә Татарстанның нефть эшкәртү заводларындагы кара алтынның тоннасы 9200-9300 сум торган. Июльдә исә ул 8300-8600 сум. Димәк, дизель ягулыгын экспортка чыгару түгел, эчке базарда сату күпкә отышлырак.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде