Әл-Каидә башлыгының тол хатыннары һәм балаларына Пакстаннан китәргә рөхсәт ителмәде.
Әл-Каидә җитәкчесе Осама бин Ладен май башында Пакстанның Абботабад каласында АКШ һөҗүмендә үтерелде. Аның белән бергә булган өч хатыны һәм балаларын Пакстан рәсмиләре әлегә кадәр өй сагында тота. Аларның үз илләренә җибәреләчәге хәбәр ителгән иде. Өч хатынның икесе — Согуд Гарәбстаны ватандашлары, өченчесе һәм иң яше — Әмәл Әхмәд Әс-Сада исә Йәмәннән. Июнь азагында Йәмән һәм Пакстан рәсмиләре 29 яшьлек Сада һәм аның кечкенә кызының якын арада Йәмәндә кайтачагы турында килеште дип хәбәр ителгән иде. Яшь хатын бин Ладенга булган һөҗүмдә яраланып, Пакстан хастаханәсендә дәваланды.
АКШ күзләү һәм хәрби көчләренең Пакстан җирендә оештырган бу һөҗүме зур ризасызлык тудыру сәбәпле, аны тикшерү өчен махсус комиссия төзелде. Дүрт кешелек әлеге комиссияне Пакстанның Югары мәхкәмәсе хөкемдары җитәкли.
Сишәмбе кичке сәгатьләрдә генә тәмамланган утырышта, комиссия тикшерү дәвам иткәндә Осама бин Ладен хатыннарын илдән чыгармаска чакырды. Бу турыда мөрәҗәгатьне алар эчке эшләр министрлыгы, күзләү хезмәте һәм Пакстан мәгълүмат чараларына җибәрде, дип яза azatliq
Комиссия шулай ук террор челтәре башлыгының ничек итеп Пакстанның иң зур хәрби академиясе урнашкан шәһәрдә качып ята алуын да тикшерә.
АКШның Осама бин Ладенга каршы чараны Пакстан белән киңәшләшмичә оештыруы Исламабадның ачуын чыгарды. АКШ исә Пакстан хәрби һәм күзләү идарәләрендәге кайбер кешеләрнең Әл-Каидә башлыгы белән бәйләнештә торуына шик белдерде. Шулай да АКШ Пакстан җитәкчелегенең Осама бин Ладенның кайда булганын белмәвенә ышануын әйткән иде.
Пакстанда төзелгән махсус комиссия бин Ладенны үтерүне тикшерәчәген, кирәк булса, сорау алуга илнең югары хәрби һәм сәяси җитәкчелеген чакырачагын белдерде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел