«Казанның экология мегамарафоны»нда катнашучылар узган ялларда 737 капчык чүп җыйган.
2-3 июль көннәрендә елга порты һәм «Локомотив» пляжы арасында урнашкан яшел зона җыештырылды. 2 июль көнне командалар шулай ук Лаврентьев урамындагы яшел зонаны чистарттылар. 3 июль көнне Дубравная урамындагы яшел зонаны чистарттылар. Акция башыннан 1430 капчык чүп-чар җыеп түгелгән.
«Экология Мегамарафоны»ның үз рекордлары барлыкка килде. Мисалга, катнашучыларның берсе — Александра Михайловна Павлова 1924 елгы. Казанның яшел зоналарының чисталыгы өчен көрәшүчеләрнең берсенә исә күптән түгел генә ярты ел булган. Проект кысаларында узган җыештыруда алар, әлбәттә, катнашмыйлар, шулай да үз командаларына рухи яктан ярдәм итеп торалар.
«Казан экология марафоны»ның чираттагы җыештыру көннәре 9 һәм 10 июль көннәренә билгеләнде. 9 июль көнне проектта катнашучылар Нокса авышлыгы буенча яшел зонаны һәм Изумрудное күле районындагы урман зонасын җыештыралар. 10 июль көнне Нокса авышлыгы буенча яшел зонаны җыештыру дәвам итәчәк. Шул ук көнне проектта катнашучылар Кече Аккош күле янындагы территорияне тәртипкә китерәчәкләр, дип хәбәр итә kzn.ru
Исегезгә төшерәбез, «Экология Мегарафоны»на старт 14 июнь көнне бирелде. Биредә катнашу өчен гаилә әгъзаларыннан яисә дуслардан, 4-8 кешедән торган «яшел команда» туплау сорала. «Мега» гаилә сәүдә үзәгендә «катнашу картасы»на ия булганнан соң, җыештыру өчен билгеләнгән шимбә яисә якшәмбе көнне билгеләнгән урынга килеп, чупне җыйганнан соң аны кураторларга тапшырырга кирәк. Һәр 8 чүп капчыгы өчен командага бүләкләр уйнату өчен купон бирелә.
Акция кысаларында ике көн бүләк уйнату карала. Беренчесе — 17 июль көнне. Бу көнне гаилә командалары санаторийга юллама, дуслар командасы — Алтайга сәяхәт җиңә ала. Проектның төп бүләкләре исә хуҗаларын финалда — 28 август көнне таба алачак. Акциядә катнашкан гаиләләрнең берсе шәһәр читендәге яңа йортка күчә алачак, ә дуслар командасы исә Байкал күленә юл тотачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел