2011 елның 4 июлендә ТҖ МДНнең «Татар радиосы» белән берлектә уздырган «Сабыйга» акциясенә йомгак ясалды. Бер ай буе дәвам иткән әлеге хәйрия акциясендә барлык теләгән кешеләр дә катнашып, сабыйларга үзләреннән ярдәм күрсәтә алдылар. Диния нәзарәте һәм «Татар радиосы» хезмәткәрләре, 2 нче махсуслаштырылган Казан нәниләр йортына барып, сабыйларның үзләре белән очрашты.
«Татар радиосы»ның директоры Алмаз Миргаязов: «Әлеге акциянең кадендарен киңәйтергә кирәк, елына бер ай дәвамында гына түгел, ешрак уздырсак, без үзебез алдында да, халык алдында, Аллаһы Тәгалә алдында да олы дәрәҗәләргә ирешербез», дип билгеләп үтте.
Башкала казые Мәхмүт хәзрәт: «Шушы ятим балаларга караганнан соң, һәрбер ата-ана үзенең баласы алдындагы бурычын, гаилә җылысы, дини һәм дөньяви белем, әхлак-тәрбия бирүне искә төшерергә тиеш. Һәрбер кеше ятимнәргә сүзе, малы, карашы, мөгаләмәләсе белән ярдәм итсә иде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә ятимнәргә ярдәм иткән кешеләргә шәфәгатьче булырмын, дигән. Күргәнебезчә, Казаныбызда да шәфкатьле кешеләр җитәрлек, күпме кеше әлеге акциядә катнашып, сабыйларга битараф калмаган, булдыра алганча, ярдәм күрсәткән», дип ассызыклап үтте. Соңыннан ул балаларның киләчәкләре, хәерле гомерләре өчен дога кылды.
Ярдәм күрсәтү һәм хәйрият бүлеге мөдире Гөлнара Садыкова билгеләп үткәнчә, ТҖ МДН киләчәктә дә мондый төрдәге хәйрия акцияләрен үткәрүне күздә тота.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел