2011 елның 3 июлендә Балтач районының Борбаш авылында мөселман балалары Сабан туе үтте. Әлеге бәйрәм инде өченче ел рәттән үткәрелеп килә. Быел әлеге җыен тантанасы Балтач районыннан меңгә якын баланы үзенә җыйды. Сабантуйның төп оештыручысы — Татарстан республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. Әлеге чарада шулай ук Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов та катнашты: «Мондый төрдәге бәйрәмнәр киләчәктә татарстанның барлык районнарында да үткәрелер һәм күркәм бер традициягә әверелүенә ышанып калам», диде ул үз чыгышында.
3 тән 15 яшькәчә балалар спорт һәм күңел ачу чараларында гына катнашып калмадылар, Изге Коръән аятьләрен яттан белүләрен дә күрсәттеләр. Барлык катнашучыларга һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә dumrt.ru

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде