7-8 июль көннәрендә Казанда «Хаҗ — үткәне һәм киләчәге. Комплекслы якын килү» исеме астында III Халыкара конференция уздырылачак. Чара Татарстан президенты Аппараты, Ислам мәдәниятен, фән һәм мәгарифен үстерү Фонды, Иран республикасының ислам илчелеге каршындагы мәдәният вәкиллеге ярдәмендә Россия Хөкүмәте каршындагы Хаҗ буенча Совет, Россия Мөфтиләре Советы, Татарстанның мөселман диния нәзарәте һәм «Идел-Хаҗ» регионара хаҗ үзәге тарафыннан уздырыла.
Конференциядә 150 дән артык кеше катнашыр дип көтелә.
Бу чараның максаты: Россия, БДБ илләре, Балкан регионы мөселманнары өчен Хаҗга баруны оештыру системасын үстерү, бу эш барышында килеп туучы проблемаларны чишү юлларын эзләү, дип яза Интертат.
Конференция эшчәнлегендә Россия, БДБ илләре һәм Балкан регионы дин лидерлары, мөфти шәйх-үл ислам Равил Гайнетдин, Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзев катнашачак. Шулай ук, Россиянең 30 регионыннан һәм 20 илдән мөселман берлекләре вәкилләре чакырылган. Кунаклар арасында Согуд Гәрабстаны, Төркия, Индонезия, Малайзия, Катар, Кувейт, Иран, Төньяк Африка һәм Якын Көнчыгыш илләреннән вәкилләр бар. Конференциядә Татарстаннан һәм Россиядән дә рәсми затлар катнашачак.
Хаҗ буенча Халыкара конференция ике елга бер мәртәбә Казанда уздырыла. Мәсәлән, 2009 елда үткән конференциядә 250 дән артык кеше катнашкан. Алар арасында дөньяның 25 иленнән вәкилләр булган.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел