Русиянең төрле төбәкләреннән җыелган татар балалары өчен «Дуслык» җәйләве яңа сезонын ачып җибәрде. Башка еллардан аермалы буларак, быел аны оештыру эше Шаяннар һәм тапкырлар клубы егет-кызларына тапшырылган.
«Дуслык» җәйләве Биектау районының Бөреле авылында үтә. Быел бирегә Русиянең 21 төбәгеннән — 150 һәм Казакъстаннан 10 татар баласы җыелган.
«Барысы да — татар телендә үткәрелә торган төрле бәйге, олимпиадаларда катнашучы һәм җиңүче балалар», ди Мәгариф министрлыгы хезмәткәре Альбина Әдиятуллина. Җәйләүдә балалар өчен татар теле һәм әхлак дәресләре, төрле түгәрәкләр оештырылачак дип яза Азатлык.
«Дуслык»ка кайбер балалар даими рәвештә, ике-өч тапкыр да килә икән. Ә менә әйдәманнар составы быел үзгәргән. Әйдәманнарның күбесе — Шаяннар һәм тапкырлар клубын оештыручы егетләр һәм кызлар.
Җитәкчеләре Рөстәм Гатауллин сүзләренә караганда, мәгариф министрлыгы Шаяннар һәм тапкырлар клубын оештыручыларга «Дуслык»ны үз кулларына алырга тәкъдим иткән һәм алар бик теләп риза булганнар.
«Дуслык» җәйләве 18 көн дәвам итеп, 19 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 11дән алып 17 яшькәчә булган балалар татар телен тагын да яхшырак үзләштерер, үзара дуслыклары ныгыр һәм киләчәктә алар да татар теле һәм милләте үсешенә үз өлешләрен кертер, дип көтелә.
«Төп максат — балаларда үз милләтләренә, үз телләренә мәхәббәт тудыру. Чараларның күбесе миллилек белән сугарыла. Шаяннар һәм тапкырлар клубы, «Хан-ханбикә» бәйгеләре, «7 йолдыз» кебек кичке чараларга махсус кунаклар да киләчәк», ди җәйләүнең җитәкчесе Рөстәм Гатауллин.
Программада шулай ук 4 экскурсия каралган. «Чит төбәкләрдән килгән балалар булганга, аларны Казанның Кирмәненә, Кол Шәриф мәчетенә, милли музейга; Кырлайга, Болгарга, Иске Казанга алып барабыз», ди Рөстәм Гатауллин.
4 июльдә төбәкара татар балалары җәйләвенең ачылыш тантанасы булачак. Биредә мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, министрлар кабинетының бүлек җитәкчеләре Гөлшат Нигъмәтуллина һәм Фирая Шәйхиева, Фәннәр академиясенең вице-президенты Азат Зыятдинов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бүлек мөдире Марс Тукаев килер, дип көтелә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел