Төркия дәүләт телерадио корылышы «TRT AVAZ (ТРТ АВАЗ)» каналы «ТУКАЙ» мәдәният һәм мәгърифәт үзәге турында махсус тапшыру әзерләде. «Төрек госманлы ширбәте» дип аталган программа 29 июнь көнне эфирдан тәкъдим ителде. 2 июльдә исә кабатлап күрсәтелде, дип хәбәр итә tatar-inform.ru
Тапшыруда башлыча «ТУКАЙ» мәдәният һәм мәъгрифәт үзәгенең эшчәнлеге, татар халкының гореф-гадәтләре турында сүз барды. Шул исәптән, татар әдәбияты һәм аның җәүһәре Г.Тукай хакында мәгълүмат бирелде. Рушания Алтай шагыйрьнең — «Милли моңнар», татар кызлары Сөмәйрә Кайнак белән Таңсылу Алтай «Ата белән бала» һәм «Туган авыл» шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Кюршат Алтай аккордеонда татарча көйләр уйнады. Шулай ук Казан ханбикәсе — Сөембикә язмышы белән таныштырып, Сөембикә ханым белән бергә «Сөембикә бәете» җырын башкарды. Әлбәттә, тапшыруда «Туган тел» дә яңгырамый калмады. Алып баручы Әкрам Тамәр аны: «Татар халкының милли гимны» — дип тәкъдим итте. Төркиядә туып-үскән кырым татары Айбала Пулат тапшыруга «Аерылмагыз» җыры белән катнашты. Программада татар халык аш-сулары да танытылды. Шунысын белгертеп узу кирәк: бу көнгә чаклы Төркия телевидение каналларында берьюлы күп төрле татар ризыклары танытылмаган иде әле.
Әнкарада туып-үскән милләттәшебез Алия Быекка ана ватаны-Татарстанны кайтып күрү насыйп булмаса да, ул, 90 яшенә җитеп, татар җырларын онытмаган, тапшыруда үзе белгән такмакларны әйтеп күрсәтте. Бала вакытта Ататөрекне күрү хәтирәсе белән уртаклашты.
Җыр-биюләр белән үрелеп барган тапшыру 35 минут дәвам итте.
Киләчәктә бу тапшыру TRTнең башка телевидение каналларында да күрсәтеләчәк.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел