1 июльдән Россия халкы өчен яңа «больничный» кәгазьләре гамәлгә кертелә. Үзгәреш Россиянең сәламәтлек саклау һәм социаль яклау министрлыгының 26 апрельдәге боерык белән раслана һәм 1 июльдән гамәлгә керә.
Яңа төр бланклар кертү максаты — киләчәктә бу эшне тулысынча электронлаштыру, виртуаль мәгълүмат базасы туплау.
Үзгәрешләр документның формасында гына түгел, ә табиб һәм эш бирүче тутыра торган өлешенә дә кагыла.
Бланкның төп яңалыкларына тукталып китик. Ул зәңгәрсу-сары төстәге А4 форматындагы кәгазьдән гыйбәрәт. Мәгълүматны кул белән язып кына түгел, ә компьютер аша да кертеп булачак. Бланкның тышкы битендә матрица коды һәм штрих-код барлыкка килде. Ул 12 тамгадан тора. Һәрбер сан һәм хәреф өчен аерым шакмак каралган.
Яңа документта авыру кеше турында тагын да тулырак мәгълүмат китереләчәк. Бланкның ни сәбәпле бирелүе сүзләр белән түгел, ә аерым кодлар ярдәмендә күрсәтелә, дип яза intertat.ru
Тик иң мөһиме, оригиналны копиядән аеру бик җайлы. Моның өчен бланкны ультрафиолет яисә инфра-кызыл нурлар белән яктырту җитә. Бу ялган документ ясауны авырлаштырыр дип саный белгечләр.
Яңа документның җитешсез яклары да җитәрлек. Беренчедән, ул кара төстәге гельле ручка белән генә тутырыла. Икенчедән, кәгазьдә басма хәрефләр белән генә язарга ярый. Тагын бер кимчелекле ягы — бу бланкны тутырганда табиб бер хата да җибәрмәскә тиеш. Мөһер өчен дә никтер кечкенә урын калдырылган.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел