Күптән түгел Чаллы шәһәренең Җиңү паркында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабантуй уздырылды. Бәйрәмдә 2,5 меңнән артык кеше катнашты.
Чараны Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстандагы оешмасы рәисе Рифат Ганибаев ачып җибәрде. Ул тамашачыларны бәйрәм белән котлады. Шулай ук, ул инвалидларны тиешле яшәү шартлары белән тәэмин итү буенча дәүләт программасын тормышка ашыруда республикабызның алыштыргысыз роль уйнавын ассызыклап үтте.
Бәйрәм кунаклары өчен театральләштерелгән тамаша әзерләнгән иде. Анда шәһәрнең алдынгы иҗат коллективлары катнашты.
Сабантуйны милли спорт уеннарыннан башка күз алдына китерүе кыен. Бәйрәмдә бик күп төрле татар милли уеннары оештырылды. Аларда теләге булган һәркем катнаша алды.
Сабантуйның иң югары ноктасы, әлбәттә инде, көрәш ярышы. Абсолют батыр исеменә Ришат Фазуллин лаек булды. Аңа акчалата бүләк һәм тәкә тапшырылды, дип хәбәр итә Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде