Бүген «Сөләйман» мәчетендә 20 көнлек егетләр өчен мөселман җәйләве ачылды. Шунысын билгеләп узу мәслихәт: «Сөләйман» әһелләре мондый лагерьларны инде 8 ел буена үткәреп килә. Мәсәлән, узган елда күзләре күрмәүче, начар күрүче һәм сәламәт балалар 20 көн буена бергәләп ял итте.
Бу елны җәйләүдә 60 бала ял итәчәк. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган: Мәскәү, Тольятти, Пенза, Мари-Эл,Татарстан республикаларыннан. Бу елны да, начар күрүче һәм сәламәт балалар бергәләп ял итәчәк.
Тәрбиячеләр тәҗрибәле педагоглардан тора. Малайларның ялы шәригать кушканча, ягъни аерым үткәрелә. Шул үзенчәлектән чыгып, тәрбия планына да үзгәрешләр кертелә.
Дәресләр барышында балаларда югары әхлак сыйфатлары тәрбияләнә. Биредә исламның нигезен тәшкил итүче әдәп-әхлакка аеруча зур әһәмият бирелә.
Мисаллар ярдәмендә мәчеттә балаларга ата-анага, туганнарга, күршеләргә, мөселманнарга, укытучыларга ни рәвешле дөрес мөнәсәбәттә булу турында өйрәтелә. Смена буена аларга биредә алган белемнәрен кулланырга һәм үстерергә мөмкинлекләр барлыкка китерелә. Ягъни балаларда ягымлылык, рәхмәтле, намуслы, гадел булу, тыйнаклылык, өлкәннәрне хөрмәт итү, аларның хәлен аңларга тырышу кебек сыйфатлар тәрбияләнә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел