Модадан артта калышмаска тырышучылар соңгы арада экологик читса продукциягә өстенлек бирә башлады. Табигый, консервантсыз ризыкларны гына түгел, кешеләр тулысынча табигый кием-салым, йорт-көнкүреш химиясе, бизәнү, юыну чараларын сайлый. Моның белән бигрәк тә танылган кешеләр, «йолдызлар» мавыга. Вакыты да, акчасы да бар аларның. Әйе, нәкъ менә арзан торуы, чыдамрак булуы күпләрне гадәти пластик шешә, полиэтилен пакет кулланырга мәҗбүр итә.
Идел буе экология компаниясенең (Казан) реклама бүлеге җитәкчесе Руслан Нәбиуллин сүзләренә караганда, табигый эшләнмәләрне җитештерү шактый чыгымлы, шуңа да мондый товар кыйммәт тора. Аларга ихтыяҗ артса, предприятиеләр арасында көндәшлек туып, табигый, чиста продукция башкасы белән бер бәядә йөрер иде.
Чит илдә позгузникларга кадәр үзеннән үзе таркала (су, һава тәэсирендә). Ә Казанда андый товарлар бик танылмаган — эколик чиста продуктлар сатыла торган кайбер кибетләрдә генә товарны кәгазь пакетларда бирәләр. Республикабызда яшәүче мөселманнары һәм табигый продуктлар куллана торган аерым кешеләрне санамаганда, аның белән кызыксынучы аз. Дин тотучыларга килгәндә, алар теш пастасы, шампунь, шулай ук кер, табак-савыт юу өчен көл, төсле балчык, сөт ризыклары, Көнчыгыш илләреннән кайткан үсемлекләрнең төрле компонентларын файдалана, дип яза intertat.ru
Татарстанда табигый продуктларны җитештерү дәрәҗәсенә чыгарган предприятиеләр бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе — Идел буе экология компаниясе. Мәркәзебездә узган II Идел буе экологлары конференциясендә алар тиз таркала торган пакет, макулатурадан ясалган блокнотлар таратты. Пакеты күмелгән булса, ике елдан соң таркала (махсус материалдан ясалган). Ә пластик, пластмасса тулысынча юкка чыксын өчен йөзләгән ел кирәк.
Бүген кешеләрне әйләнә-тирәне саклау эшенә җәлеп итәргә тырышалар. Шул ук экология компаниясе уздырган «Урман дуслары» (Казан мәктәпләреннән кәгазь калдыклары җыю), «Яшел кирмән», «Плюшкин көне» (Йошкар-Ола шәһәрендә пластик эшләнмәләр, энергияне саклый торган лампалар тапшыру) — шуңа юнәлдерелгән чараларның берничәсе. Аларның кирәген аңлаган кешеләр күбәйсә, табигый товарларга йөз борса, дөньябыз чистарак, ә үзебез сәламәтрәк булыр идек!

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел