Шушы көннәрдә Ленинград өлкәсе Выборг районына караган Первомайское, Решетниково, Победа һәм Рощино авылларында яшәүче татар милләтеннән булган төрле яшьтәге һөнәр ияләре табигать кочагына җыелды.
Җыелуның сәбәбе бик җитди иде. «Ансар» татар милли — мәдәни җәмгыяте законлы яшәүгә рөхсәт алган. «Ансар»ның исем туена Ленинград өлкәсе Законнар чыгару җыелышы депутаты Илдар Фәһим улы Гыйләҗев, Первомайское авылы муниципаль оешмасы хакимият башлыгы Фәнис Нәзир улы Мәрданов килгән иде. Алар яңа җәмгыятькә һәр башлангычта уңыш теләде һәм төрле ярдәм күрсәтәчәкләренә ышандырды. Аннары милли мәҗлескә җыелучы һәркем үзе белән таныштырды: кайда туган, бирегә нинди юллар китергән, нәрсә белән кызыксына һ.б. Уртак мәнфәгатьләр дә ачыкланды. Безнең илдә мәдәни оешмалар бер милләт вәкилләреннән генә торалмый. Биредә дә шулай булды. Катнаш гаиләләр парлары да әлеге җәмгыятькә җәлеп ителде. Тәүге чиратта хәл ителәсе мәсьәләләр дә ачыкланды, дип яза «Татар-Информ»

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде