Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов XV «Сәләт» талантлы балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль иҗаты республика фестиваль-конкурсында катнашты. Фестиваль 28 июньнән 2 июльгә кадәр Татарстанның Алексеевски районындагы Биләр тыюлыгы территориясендә уза.
Иң элек Татарстан Президентына тыюлык территориясендә урнашкан Изге чишмәне күрсәттеләр, шуннан соң ул фестивальнең палаткалы шәһәрчегенә юл тотты.
Республика башлыгы беренчеләрдән булып «Проектлар» дип исемләнгән чатырда булды. Биредә «Сәләт» хәрәкәте активистлары Президентка Лаеш районындагы «Звездный» балалар сәламәтләндерү лагеры, «Фәнсар» яшьләр академия шәһәрчеге, «Иске Казан» яшьләр укыту-сәламәтләндерү һәм тарихи-һөнәрчелек комплексы һәм башка проектларны тәкъдим итте.
Шуннан соң Р.Миңнеханов «Фән» чатырында, спортны яратучы балалар өчен оештырылган мәйданчыкта, «Иҗат» чатырында булды.
«Киңәш» чатырында Татарстан Президенты «Сәләт» хәрәкәте активистлары белән очрашты, аның кысаларында балалар республика башлыгына сораулар бирде. Әңгәмә татар телендә барды. Укучылар югары уку йортларына кергәндә республика олимпиадаларында җиңүчеләр өчен ташламалар белән кызыксынды, 2013 елда «Мәдәни Универсиада» үткәрергә тәкъдим итте.
Әҗгәмәдә катнашучылар шулай ук Президенттан «Сәләт» хәрәкәте өчен «Әкият» курчак театрының яңа бинасында бүлмә бирүдә ярдәм итүен сорады, чөнки аларның офис үзәге урнашкан иске бина авария хәлендә. Рөстәм Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһановка тиешле күрсәтмә биреп, әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.
Аннары кунаклар үзәк мәйданга юл тотты, биредә аларга фестивальдә катнашучыларның сәламләү номеры тәкъдим ителде. «Мин сезне бу фестивальдә күрүемә чын күңелдән шатмын, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Мин бирегә инде икенче тапкыр киләм. Республикабызда талантлы һәм перспективалы яшьләр шактый. Нәкъ менә алар Татарстанны алга җибәрә». Ул алда җиткерелгән барлык тәкъдимнәрнең дә хуплау табачагына ышандырды «Мондый очрашулар ел саен узар дип өметләнәм», — дип сүзен йомгаклады ТР Президенты һәм фестиваль-конкурста катнашучыларга ике компьютер сыйныфы тапшырды. Үзенә исә истәлеккә фестиваль символикасы төшерелгән сувенирлар бүләк иттеләр.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел