Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар «Латин графикасы нигезендә татар алфавитын торгызу турында» ТР Законына кертелә торган үзгәрешләрне карады.
Бу хактагы закон проектын шәрехләп, комитет рәисе Разил Вәлиев «Латин графикасы нигезендә татар алфавитын торгызу турында» ТР Законының гамәлдә булмавын, аңа үзгәрешләрнең галимнәр соравы буенча кертелүен, моның фәнгә кирәклеген билгеләп үтте. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә әлеге законны яңа редакциядә «Фән һәм электрон коммуникацияләр өлкәләрендә латин һәм гарәп графикалары нигезендә татар алфавиты транскрипциясен (транскрипция билгеләрен) кертү һәм куллану турында» дип атарга тәкъдим ителә.
ТР Фәннәр академиясенең Баш гыйльми секретаре Дания Заһидуллина сүзләренә караганда, әлеге закон проекты фәндәге вәзгыятьне исәпкә алып төзелгән. «Мондый редакциядә ул, иң беренче чиратта, татар тарихын, телен өйрәнүче галимнәр һәм тюркологлар өчен кирәк», — диде ул.
Әлеге закон татар телен алга таба дөньякүләм мәгълүмати системаларга кертү, дөньяның төрле илләрендә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәләр урнаштыру һәм мәдәни алмашу булдыру, татар язуының тарихи традицияләренең дәвамчанлыгын тәэмин итү өчен кирәк, дип яза tatar-inform.ru
Яңа редакциядәге закон проектының 2 статьясында хәбәр ителгәнчә, «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм ТРда башка телләр турында» ТР Законының 22 статьясы нигезендә, гарәп һәм латин графикаларын өйрәнү өчен шартлар булдыру максатыннан, латин һәм гарәп графикалары нигезендә иске татар һәм татар алфавитларының транскрипциясе (транскрипцион билгеләре) кулланыла.
«Фән һәм электрон коммуникацияләр өлкәләрендә латин һәм гарәп графикалары нигезендә татар алфавиты транскрипциясен (транскрипция билгеләрен) кертү һәм куллану турында» закон проектына кушымтада латин һәм гарәп графикалары нигезендә татар алфавиты транскрипциясе (транскрипцион билгеләре) бирелә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел