Мөселман өчен мөһим даталарның берсе — Мигъраҗ кичәсе якынлаша. Рәҗәб аенда пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) күккә ашып, Аллаһ Тәгалә белән сөйләшкән һәм Аның әмерләрен алып кайткан кичәгә — Мигъраҗ кичәсе, диләр.
Быел бу кичә 28еннән 29 нчы июньгә каршы төнгә туры килә. Әлеге кичне Мөхәммәд пәйгамбәр Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә — Аллаһы Тәгаләнең тәхете янына могҗизалы сәяхәт иткән.
Мигъраҗ — пәйгамбәребезнең иң зур могҗизаларының берсе. Аллаһның киң рәхмәте белән безнең пәйгамбәребез Мәккә шәһәрендәге Харам дип аталган мәчеттән, башка пәйгамбәрләр иңгән җиргә, Иерусалим шәһәрендәге Акса мәчетенә барып, пәйгамбәрләргә имам булып, ике рәкәгать намаз укыган. Аннан соң 7 кат булган күккә ашып, пәйгамбәребез Аллаһ Тәгаләгә берәү дә артык якын була алмый торган дәрәҗәләргә күтәрелгән.
Миграҗ вакытында Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) үзенең әмерләрен җиткергән. Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәребезгә һәм мөселманнарга көнгә биш тапкыр намаз уку фарыз ителгән; «Бәкара» сурәсенең ахыргы ике аяте иңдерелгән; кыямәт көнендә пәйгамбәргә өммәте өчен шәфәгать кылу бүләк ителгән.
Мигъраҗ уразасы 100 көн ураза тотуга тиңләнә.tatar-inform.ru

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел