23-26 июнь көннәрендә Татарстаннан рәсми делегация Магаданда булып кайтты. Делегация составында Татарстан Президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсе рәисе Марат Гатин, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов һәм Татарстан мәдәният министрлыгыннан иҗади коллективлар бар иде.
24 июнь көнне делегация Магадан өлкәсендә ачылачак беренче мәчетнең нигезенә таш салуда катнашты. Бу истәлекле чарада Магадан өлкәсенең «Алтын Ай» татар һәм башкорт халыклары иҗтимагый оешмасы рәисе Р.Фатыхов, имам-хатыйп Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, әрмән, үзбәк, әзербайҗан һ.б.берләшмәләрдән вәкилләр катнашты.
25 июнь көнне делегация вәкилләре Магадан өлкәсе Сабантуенда булдылар. Бу милли бәйрәмебездә Магадан өлкәсе губернаторы Н.Дудов, Магадан шәһәре мэры В.Печеной да катнаштылар, дип хәбәр итә Татарстан Президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсе. intertat

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде