Самарда 23нче мәртәбә өлкә Сабан туе узды. Тантана бөек Тукаебызның 125 еллыгына һәм губернаның 160 еллыгына багышланды. Тарихта беренче мәртәбә Самар Сабан туе турыдан-туры биш сәгать буена интернеттан күрсәтелде.
Турыдан-туры трансляцияне Самар татар радиосы оештырды. Тамашалар берьюлы ике зур сәхнәдә барды. Уеннар күп иде. Бүләкләр дә мулдан булды. Сабан туеның көне буена татар телендә алып барылуы гадәти күренешкә әйләнде.
Бәйрәмне ачып җибәргәндә Наилә Сабирҗанова болай диде: «Быелгы Сабан туй бөек шәхесебез Габдулла Тукайның 125 еллыгына туры килә. Тукай — татарның ак йөзе! Ул якты дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, мәңгелек әсәрләр иҗат итеп калдырган.
Халкыбызның рухи көзгесе булган «Тәфтиләү» көе дә Тукаебыз сүзенә яңгырый. Тукайның «Шүрәле,» Су анасы» кебек әкиятләре Һәр татар гаиләсендә укылырга, сакланырга тиеш. Халкыбызның гимнына әйләнгән «Туган тел» җыры да Тукай сүзләренә язылган.
Русия җирлегендә татар халкы — иң борынгы халыкларның берсе. Борынгы татарның бәйрәмнәре дә зур тарихка ия. Сабан туе — татарның иң олуг тантанасы, һәм аның 1000 еллык тарихы бар. Татарстанның Әлки районында сакланган меңъеллык кабер ташында: «Бу кеше Сабан туе көнне үлде» дип ташка уелган.
Әле гарәп илчесе Ибн Фадлан 922нче елда Болгарга килүе турындагы юлъязмаларында һәм бераз соңрак булган Әбү Хәмид Гарнатый шундый баһадирлар турында хикәятләрен язып калдырган. Соңгысы исә аларның мәгърур куәтен генә түгел, сөйкемле, игелекле һәм дустанә булуларын бәян итә. Мисырда болгар илчеләре — кунаклар хөрмәтенә аларның үз милли көрәшләреннән ярышлар оештырыла, җиңүчеләргә бүләкләр бирелә торган була».
Рәсми бүлектә өлкә, шәһәр, Губерна депутатлары үзләренең нотыкларында һәрберсе татар халкы турында матур фикерләр әйтте. Губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов: «Сабан туен Русиянең барлык почмакларында һәм чит мәмләкәтләрдә уздыралар. Дәүләт башлыгыбыз Дмитрий Медведев бүген Казан Сабан туенда. Самар татарларының өлкәбезнең икътисади уңышына керткән өлеше бихисап. Татар халкы хезмәт сөючән һәм бик уңган», дип белдерде.
Самар шәһәренең башлыгы исеменнән килгән Юрий Ример диңгездәй халык ташкынында бер генә исерекне күрмәвен искә алды. Бәйрәмдә хәмер, шәраб, хәтта сыра да сатылмавына басым ясады. Моны безгә дә үрнәк итеп алырга кирәк, дип өстәде.
Көрәшчеләрне теркәүче Фәһимә Рәҗәпова әйтүенчә, алдагы еллар белән чагыштырганда көрәшчеләр саны бермә-бер арткан, дип яза Азатлык
Баш батырга машина бүләк итеп биргән эшкуар Ильяс Шәкүров исеме бәйрәмдә еш яңгырады. Аның хезмәткәрләре көне буена балаларга бушлай туңдырма һәм су таратты. Әлеге уңайдан нинди хисләр кичерүе хакындагы сорауга: «Ходай Тәгаләгә бәрәкәтле маллар бирүенә рәхмәтлемен. Әти-әниемә чын татар итеп тәрбияләгәннәренә рәхмәтлемен», дип җавап бирде ул.
Баш батыр булып Тольяттилы Максим Зимин танылды. Ильяс Шәкүров бүләк иткән җиңел машина аңа булды.
Бәйрәмнең матди чыгымнарын татар эшкуарлары үз җилкәләренә алды. Самар шәһәр администрациясе ярдәм итмәгән, өлкә биргән акча чыгымнарның биш процентын тәшкил итә.
Сабан туеның баш оештыручысы булып саналган Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Мидхәт углы Минәхмәт Халиуллов моңа тыныч карый. «Бәйрәмне тулысынча үз көчләребез белән дә уздыра алабыз», диде ул.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел