«Яшьләр һәр төбәкнең, һәр илнең өмете. Без шундый талантлы яшьләребез булу белән горурланабыз». Кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың яшьләр активы һәм яшьләр конкурслары җиңүчеләре белән очрашуда шулай дип белдерде. Бөтенроссия Яшьләр көне уңаеннан Хөкүмәт йортында узган очрашуда Муса Җәлил исемендәге республика премиясенең 2010 елгы лауреатлары бүләкләнде,«Созвездие-Йолдызлык» республика ачык яшьләр телевизион эстрада фестивале лауреатларына махсус стипендияләр һәм бертөркем яшьләр, яшьләр белән эшләүче оешмаларга «ТР дәүләт һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә актив эшчәнлек өчен» дигән почет билгеләре тапшырылды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклап узганча, Татарстан, аның башкаласы Казан яшьләрнең актив тормышы белән кайнап тора. «Татарстан яшьләре пассив түгел, алар креатив. Бу минем бәя генә түгел. Моны Татарстанга килгән кунакларның барысы да билгеләп үтә. Спорт, мәгариф һ.б. өлкәләрдә ирешкән казанышлар, иҗади яшьләребезнең дәрәҗәсе — боларның барысы да республика яшьләренең зур потенциалы хакында сөйли. Монда, әлбәттә, педагоглар, ата-аналарның роле бик зур. Алар булмаса, талантлар үзләрен ача алмас иде. Без моның өчен аларга бик рәхмәтле», — ди Президент.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген төп бурыч — республикада яшьләргә яшәү һәм эшләү, алар тормышын тагын да кызыклырак итү өчен, сәләтле яшьләргә үзләрен таба алсын өчен барлык уңайлы шартлар тудыру. Нинди генә юнәлештә булса да, талантлы яшьләргә һәрвакыт сорау бар һәм алар үз талантына бөтен дөньяда кулланылыш таба, дип искәртте ул.
«Безгә әле бу юнәлештә күп эшләргә кирәк. Һәркайсыбыз моңа үз өлешен кертергә тиеш», -дигән фикердә Президент. Рөстәм Миңнеханов яшьләр белән хакимият арасында диалогны тагын да активлаштыру, яшьләр проблемаларын тагын да оперативрак хәл итү өчен ике яклы элемтәнең тагын да активрак булырга тиешлеген искәртеп, яшьләр белән эшләүче активка зур рәхмәт белдерде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел