25 июнь көнне Россия транспорт министры Игорь Левитин белән Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шаймиев Свияжски утрау–шәһәрчегендә булды.
Сәфәрдә аларны ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Яшел Үзән районы башлыгы Сергей Батин, Свияжски Успенско-Богородицкий монастыре наместнигы Силуан атакай һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Кунакка тарихи һәйкәлләрне торгызу эшләре барышын күрсәттеләр һәм утрау–шәһәрчек тарихы турында сөйләделәр.
Бүген утрауга байкерлар төркеме килде. Аларның сәфәре Казан аша узган һәм утрауга экскурсия ясарга булганнар. Татарстан Дәүләт киңәшчесе мотоцикллар турында белгәннәре белән уртаклашты. Ул үз тормышында үзебездә җитештерелгән барлык мотоциклларда да йөреп карарга туры килде, дип белдерде. Байкерлар Минтимер Шәймиевкә үз мотоциклларында йөреп карарга тәкъдим итте, ул итәгатьле генә баш тартты һәм кунак белән истәлекле урыннарны карарга китте, дип яза tatar-inform.ru
Утрау буенча экскурсия Свияжски Успенско-Богородицкий ирләр монастыреннән башланды. Монастырь наместнигы Силуан атакай төзекләндерү эшләре барышы хакында сөйләде. Игорь Левитин гыйбадәтханәләрнең берсендә шәмнәр куйды.
Силуан атакай Россия транспорт министрына утрау–шәһәрчектә булу истәлеге итеп икона бүләк итте.
Экскурсия утрауның елга вокзалы төзелеш мәйданында тәмамланды. Анда Игорь Левитин белән Минтимер Шәймиев Россия Транспорт министрлыгының Павел I нең борынгы ботигын торгызуы хакында килеште. 1789 елның 24 маенда Россия императоры аның белән Свияжскидан Казанга килгән.
Россия транспорт министры утрауда күргәннәрдән канәгать калды. “Минтимер Шәрип улы миңа Свияжски турында бик күп сөйләде һәм мин үзем өчен бик күп кызыклы мәгълүмат алдым. Православие чиркәве тарихы шаккаттыра”, - диде Игорь Левитин журналистларга биргән әңгәмәсендә.
Минтимер Шәймиев, үз чиратында, Игорь Левитинга утрауга килергә вакыт тапкан өчен рәхмәт белдерде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел