«Татар халкын берләштерә торган мөкатдәс ике мәйдан бар. Аның берсе театр сәхнәсе булса, икенчесе- Сабан туе», дип язган халкыбызның мәшһүр әдибе Аяз Гыйләҗев. Аның бу сүзләре елдан-ел актуальрәк яңгырый бара. Милли бәйрәмебез географиясен киңәйтеп, Бөтенроссия, халыкара статустагы бәйрәмгә әйләнде.
Татарстандагы быелгы Сабантуйлар парады Казанда тәмамлана. Башкалабызда бәйрәм берьюлы өч мәйданда — Мирный һәм Дәрвишләр бистәләре янәшәсендәге каенлыкларда, Аккош күле урман паркы зонасында кайный. Төп бәйрәм чаралары — Мирный бистәсе яныдагы каенлыкта узды. Бирегә башкала халкы белән бергә бәйрәм итәргә дәрәҗәле кунаклар РФ Президенты Дмитрий Медведев, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һ.б.килде.
Каенлыктагы Сабан туе быел традицион урыннан читтәрәк яңа мәйданда узды. Иртәдән Сабан туена агылган казанлыларны республикада яшәүче күпмилләтле халыкның дуслыгын, тормыш көнкүрешен чагылдырган мәйданчыклар каршы алды. Татарстан районнарының һәркайсы шушы хакта сөйләүче үз ишегалдын булдырган иде. Дмитрий Медведев һәм аны озата йөрүчеләр районнарның ишегалларын карады. Россия Президенты Лаеш районы ишегалдында озаккарак тоткарланды. Биредә махсус оештырылган тимерчелектә ул даганы чүкеде, чәк-чәкне тәмләргә, түбәтәй киеп карарга да өлгерде.
Бәйрәмгә килүчеләрнең кәефен Татарстан эстрадасы йолдызлары, республика шәһәр-районнарының, Түбән Новгород, Киров өлкәләре, Башкортстан, Мари Эл республикаларының сәнгать коллективлары күтәрде. Сабан туеның тантаналы өлеше «Сабантуй уеннары» дигән театраль тамаша белән башланып китте. Анда Татарстанның иҗат коллективлары белән бергә илнең башка төбәкләре коллективлары да катнашты. Халык чараларны 6 мең тамашачы сыйдырышлы табигый амфитеатрдан күзәтте. Ишегаллары белән танышкан дәрәҗәле кунаклар туп-туры мәйданга юнәлде. Россия башлыгының татар халкының милли бәйрәме Сабан туенда тәүге тапкыр катнашуы. Ул казанлыларны бәйрәм белән котлау чыгышында моны ассызыклап китте.«Минем Сабан туй бәйрәмендә беренче тапкыр булуым. Сабан туе борынгы бәйрәмнәрнең берсе. Олысын да, кечесен дә бергә җыя торган бу бәйрәмдә һәркем үзенең яхшы сыйфатларын күрсәтерә омтыла», -ди ул. Президент татарларның бу милли бәйрәменең Татарстан белән генә чикләнмичә. илнең башка төбәкләрендә дә билгеләп үтелүенә игътибар юнәлтте. Россия башлыгы Сабан туеннан алына торган уңай энергия запасының озакка саклануын теләп, казанлыларга бәхет һәм унышлар теләде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел