Кичә Казанга Президент Илһам Алиев җитәкчелегендә Әзербайҗан делегациясе килеп төште. «Казан» халыкара аэропортында Илһам Алиев бортын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Казанга визит кысаларында Әзербайҗан делегациясенең сәнәгать объектларына барып кайту, шулай ук 2013 елгы җәйге Универсиада алдыннан төзелгән спорт инфраструктурасы белән танышып кайту планлаштырылган. Моннан тыш, кунаклар Казанның ИТ-паркында да булып кайтырлар дип көтелә.
Бүген Казанга Армения Президенты Серж Саргсян килүе көтелә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында Россия, Әзербайҗан һәм Армения башлыклары Нагорный Карабах проблемасы, шулай ук халыкара сәясәт һәм өч илнең үзара эшчәнлеге кысаларында башка мәсьәләләр хакында фикер алышу өчен очраша, дип хәбәр итә kzn.ru

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде