2 июль көнне Мәскәүнең «Коломенское» дәүләт музей-тыюлыгында (Андропов проспекты, 39; метроның «Коломенская» станциясе) гомумшәһәр татар-башкорт Сабан туе була. Халык көндезге 11дән кичке 9га кадәр бәйрәм итәчәк, Сабан туе алкогольсез булачак (музей-тыюлык территориясендә спиртлы эчемлекләр сату тыела, кергәндә дә кешеләр тикшереп кенә кертеләчәк), дип хәбәр итә «Татар-Информ»
Сабан туен Мәскәү шәһәре Хөкүмәте, ТРның РФдәге вәкаләтле вәкиллеге, РФ Президенты карамагындагы БР вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү шәһәре төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте, Чаллы шәһәре хакимияте, «Коломенское — Измайлово — Лефортово — Люблино» Мәскәү дәүләт берләшкән сәнгать тарихи-архитектур һәм табигый-ландшафтлы музей-тыюлыгы оештыра.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге электрон мәгълүмат чараларына хәбәр иткәнчә, кунакларны Мәскәү, Татарстан һәм Башкортстан сәнгать осталары концерты, милли көрәш, башка төр ярышлар, конкурслар, уеннар көтә; милли сувенирлар, кул эшләнмәләре, татар чәкчәге, башкорт балы һ.б. товарлар сатыла. Хәзерге вакытта Мәскәү Сабан туена Татарстан, Башкортстан Республикалары, Киров, Самара, Сарытау өлкәләре татар җәмәгатьчелеге килергә теләк белдерүе мәгълүм.
Мәскәүнең Татар мәдәният үзәге карамагындагы халык коллективының сәнгать җитәкчесе Рәдиф Яваев режиссерлыгындагы тамашалар сәгать 11дә башланса да, Сабан туеның рәсми ачылышы төп сәхнәдә көндезге 1гә билгеләнгән. Концерт мәйданыннан тыш, көрәшчеләр, Чаллының ярминкә мәйданчыклары аерым оештырыла, милли көнкүреш үрнәкләре күрсәтелгән башкорт тирмәсе куела. Кичке 6дан 9га кадәр яшьләр өчен дискотека була, Сабан туеның рәсми ябылышы исә кичке 8гә билгеләнгән.
.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел