ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ниһаять, урыс милләтчеләренең активлашып китүенә үз бәясен бирде. Алар оештырган митинг һәм пикетларны ул «сайлау алды кәрт уеннары» дип атады. Эхо Москвы» радиосына биргән интервьюда республика җитәкчесе рус телен өйрәнү өлкәсендә бернинди дә проблема булмавын ассызыклый. «Беләсезме, ничек инде татар кешесе рус телен камил дәрәҗәдә белгәндә, рус кешесе рус телен начар белсен? Бездә һәркем рус телен яхшы белә», — ди Президент.
Сүз уңаеннан, моны шулай ук Татарстанда рус теленнән БДИ нәтиҗәләре дә исбатлый — алар Россия күләмендәге урталамадан югарырак булып чыкты. Республика җитәкчесе рус милләтчеләренең татар теле сәгатьләрен кыскарту юлы белән рус теле сәгатьләрен арттырырга теләүләрен ачы тәнкыйтьли: «Мин — татар. Ә ник минем телне беркем дә хөрмәт итми?! Ник минем телне хөрмәт итмиләр?», — дип тәкърарлый Президент.
Миңнеханов шулай ук Татарстанда яшәгән русларның җитәрлек дәрәҗәдә татар телен белергә тиешлеген ассызыклый: «Без бер республикада яшибез. Ул [рус — И.У.] татар телен белмәсә, мәсәлән, хезмәт күрсәтү өлкәсендә ничек эшләр? Табиб булып ничек эшли алыр?», — дип сорау куя Президент.
Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты буларак кына түгел, ә татар халкының милли лидеры буларак ясалган бу кырыс чыгышы, республикабызда активлашып киткән рус шовинистларының мәкерле эшчәнлегенә, ниһаять, нокта куер дип өметләнергә нигез бар.
Исегезгә төшерәбез, соңгы айларда урыс милләтчеләре рус телен яклавы белән, урынсыз җирдә проблема барлыкка китереп бер-бер артлы берничә митинг һәм пикет оештырдылар. Шуларның берсендә «ТНВ» каналының сәләтле журналисты Эльмира Исрафилова провокация корбаны булып эшеннән читләштерелде, милләтчеләр аңа яла ягып, аның өстеннән прокуратурага гариза яздылар, дип хәбәр итә tatartime.com

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел