Быелгы федераль Сабантуй 2 июль көнне Екатеринбург шәһәренең «Локомотив» стадионында узачак. Бу зур бәйрәмне билгеләп үтү өчен нәкъ менә Екатеринбург шәһәрен сайлау юкка түгел. Ник дигәндә, шәһәрдә Сабантуй бәйрәмен түземсезләнеп көтеп алучы бик күп милләт вәкилләре яши. Алар бер-берләре белән ныклы элемтәдә тора.
«Сабантуй — иң кызыклы, ләкин шул ук вакытта зур җаваплылык сорый торган бәйрәмнәрдән. Екатеринбург бу чара югары дәрәҗәдә узсын өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләячәк. Федераль Сабантуйның нәкъ менә безнең шәһәрдә уздырылуы үзе үк зур мәртәбә», диде шәһәр хакимияте башлыгы Александр Якоб.
Бу зур бәйрәмдә Россиянең 25 төбәгеннән килгән 40-50 меңгә якын кунак катнашыр дип көтелә. Сабантуйда Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров та катнашачак.
Сабантуйның тагын бер үзенчәлеге: җирле узидарә органнары бәйрәм дәвамында Сортировочный микрорайонында алкогольле эчемлекләр сатуны тыячак. Мондый мөрәҗәгать белән Свердловскиның социаль яклау министры Владимир Власов чыккан иде.
Шулай итеп, «Локомотив» стадионында 2 июль көнне сыра һәм спиртлы эчемлекләр сату иртәнге сәгать 8дән кичке 9га кадәр тыелган булачак, дип хәбәр итә Интертат.ру

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде