
Бүген Казандагы «Сөләйман» мәчетендә хәзерге вакытта башкалабыздагы гыйбадәтханәләрдә имамлык кылучы яшь хәзрәтләр җыелышы үткәрелде. Аңа 17 имам килгән иде.
«Сөләйман» мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов һәм аның ярдәмчесе Дамир хәзрәт Сәйфулла башта яшь хәзрәтләрне мәчеттә алып барылган эшләр белән таныштырды. Билгеле булганча, биредә инде берничә еллар буена мәчет каршындагы Сукырларны тернәкләндерү үзәге эшли. Монда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән күзләре күрмәүчеләр Брайль системасында Коръәнне укырга өйрәнә. «Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды каршындагы «Нур» нәшриятында сукырлар өчен китаплар бастырыла. «Ислам info», «Восточный маркет» газеталары нәшер ителә. «Tatar-islam.ru», «info-islam.ru», «nikahrt.ru» сайтлары эшләп килә. Бүгенге көндә мәчеттә кызларның лагаре бара, 30 бала ял итә.
Илдар хәзрәт имамнарга һәр Коръәннең 6 китаптан торуы, аларның кайберләре Согуд Гарәбстаныннан, икенчеләре Төркиядән кайтарылулары хакында сөйләде. Сукырларны укыту белән Мәликә ханым Гыйльметдинова җитәкчелегендәге остазлар шөгыльләнә.
Менә Илдар хәзрәт яшь хәзрәтләрне диварларга эленгән кул эшләнмәләре янына чакырды. Анда гомер бакый күрмәүче бер бала Казан Кремле сурәтен ясаган. Ул «Кол Шәриф» мәчетен, Президент сараен, Сөембикә манарасын кешеләрнең сөйләвен хыялы белән баетып сурәтләгән. «Үзегез дә күреп торасыз: нәтиҗәдә, җәннәт бакчасы килеп чыккан»,-диде Илдар хәзрәт.
Ә менә күзләре буенча беренче группа инвалид, «Нур» нәшрияты директоры Илгизәр хаҗи Хәмидуллинның сөйләвенчә, кызганыч, бүгенге көндә юлларда да, транспортта да сукырларга бернинди игътибар күрсәтелми. «Бер тапкыр үз тукталышымда автобустан төшеп калгач, бер кеше мине өйгә кадәр озатып куйды. Бу гайре табигый хәлгә бик гаҗәпләндем. Аннан кайсы яктан булуын сорадым. Инвалидларның хәлен аңлаучы ул инсан Кавказ кешесе булып чыкты»,-дип сөйләде Илгизәр хаҗи.
«Без үзебезнең вәгазьләребездә инвалидларга хөрмәт һәм ихтирам күрсәтергә тиешлегебезне сөйләрбез»,-дип ышандырды яшь хәзрәтләр.
Яшь хәзрәтләр арасында «Мәрҗани» мәчете имам-хатибы Илфар хәзрәт Хәсәнев тә бар иде. Ул бүгенге җыелыш турында: "Изге Рәҗәб аеның шушы көнендә Хак Тәгалә безләргә «Сөләйман» мәчетен зиярәт кылуны насыйп итте. Моңарчы да бирегә килгән бар иде. Шушы мәчеттә башкарылган эшләргә карап, мондагы гамәлләрне хакыйкый үз күзләрең белән күргәч, иман тагын да куәтләнә, күңел күтәрелә. Ислам динендә кешене мактау ярамый диләр. Ләкин мактауга лаеклы затны мактау үзе сөннәт булып тора. Илдар хәзрәт һәм аның ярдәмчеләренең мохтаҗ кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүләре өчен Раббыбыз саулык-сәламәтлек биреп, тагын да зуррак дәрәҗәләргә ирешү насыйп булсын»,-дип үзенең фикерләрен белдерде.
Хаҗип ӘХМӘТША

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел