Җәмәгатьчелек игътибарын мөселман яшьләре проблемаларын чишү, ялларын, мәгариф һәм башка эшләрен оештыруга юнәлтү өчен Үзәкләшкән дини оешма — Татарстан республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте 2011 елның 20 июненән 1 июленә кадәр мөселман яшьләренә мөнәсәбәтле проектлар бәйгесе үткәрә.Бәйгенең максатлары:
1. мөселман яшьләренең статусын күтәрү, аларны берләштерү, мөселман яшьләре элитасын булдыру;
2. мөселманнар өчен гомуми шартларны яхшырту, мөмкинлекләрен киңәйтү;
3. мөселман яшьләренең үз ихтыяҗларыннан чыгып эшләнгән проектлары белән танышу, иң яхшы дип расланганнарын тормышка ашыру;
4. мөселман яшьләренә караган эшчәнлеккә сәләтле яшьләрне тарту;
5..бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектларны сайлап алу һәм авторларын җыеп, проектлар мәктәбе үткәрү;
6. проектларны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру.
Бәйгедә катнашасы проект (заявка-анкета белән бергә) Диния Нәзарәтенең яшьләр бүлегенә тапшырыла (Казан, Лобачевский ур., 6, 3 кат, 3 бүлмә, тел. 264 61 58, яки 89503146491) яки электрон адреска җибәрелә: leisankb@mail.ru Тулырак dumrt.ru сайтында.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел