Бүгенге көндә Болгар һәм Зөядәге архитектура һәйкәлләрен торгызу буенча актив эш алып барыла. Бу — милли-мәдәни мирасыбызны саклап калуда зур адым булачак.
Бу эштә татарстанлылар гына түгел, ә республикадан читтә яшәүче милләттәшләребез дә катнашырга теләк белдерә. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең татарлар оешмасы шундыйларның берсе.
Күптән түгел алар Казаныбызда булып киттеләр. Башта алар Зөя һәм Болгардагы төзелеш һәм торгызу эшләре белән танышсалар, аннары исә делегация мәдәни мирас объектларын торгызу Фонды җитәкчесе, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты.
Кунаклар Казан Кремлендә, Универсиада объектларында булдылар. Бөек Болгарда исә һәйкәлләрнең үзәк комплексы — Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш һәм Төньяк мавзолейлар, археология музее белән таныштылар. Ханнар мунчасы, Кече Манара, Ак һәм Кара Палаталар делегация вәкилләренең берсен дә битараф калдырмаган, дип хәбәр итә intertat.ru

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде