Казанда булган бакчалар, парклар һәм скверлар саклана торган территория статусына ия булачак. Бу хакта бүген «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, шәһәрдә бүгенге көнне 127 бакча, парк һәм сквер бар, шуларның 119-ы шәһәр бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага тотыла, алар Тышкы төзекләндерү комитеты карамагында. Калган сигез объектны карап тору алар янында булган предприятие һәм оешмалар тарафыннан башкарыла. Бу елның апрель аенда комитет белгечләре аларга инвентаризация үткәрде.
И.Куляжев хәбәр иткәнчә, булган бакча, парклар, скверларның җирләрен формалаштыру, ызанлау һәм кадастр учетына кую һәм саклана торган территория статусы бирү эшләре башкарылачак, дип хәбәр итә kzn.ru
«Һәр скверның кадастр номеры бирелгән билгеле җир биләмәсе булачак һәм әлеге җир биләмәсенә беркем кул сузмас, чөнки ул саклана торган территория статусына ия, — дип билгеләде Тышкы төзекләндерү комитеты башлыгы. — Ягъни, бу территория ниндидер төзелеш, сәүдә объектлары яисә җәмәгать туклану урыннары өчен түгел, ә яшел утыртмалар, сквер, парк, бакчалар өчен генә билгеләнгән. Саклана торган территория статусы әлеге мәйданнарның киметү вариантына мөмкинлек калдырмый».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел