Россиягә читтән кертелә торган һәр ун продуктның берсе Ислам Конференциясе илләрендә җитештерелә, бездән читкә җибәрелә торган һәр ун товарның берсе шулай ук Ислам Конференциясе илләренә озатыла. Узган ел Ислам Конференциясе оешмасы илләре белән Россия арасында товар әйләнеше күләме, 2009 ел белән чагыштырганда, 20 процентка артып, якынча 65 млрд. доллар тәшкил иткән. Бу хакта бүген Ислам бизнесы һәм финанслары буенча ΙΙΙ Халыкара саммит — Kazansummit-2011 ачылышында Согуд Гарәбстаны Корольлеге Ислам конференциясе оешмасы каршында РФ нең даими вәкиле Камил Исхаков җиткерде, дип яза tatar-inform.ru
Аның сүзләренә караганда, бүген Россия Ислам илләрен продукция белән тәэмин итүчеләр арасында — 9 нчы, бу илләр продукциясен кулланучылар арасында 12 нче урын били. Камил Исхаков бүген Россиядә Ислам финансларын кулланылышка кертү буенча Татарстанның абсолют лидер булуын ассызыклап, илдә бу өлкәдә багланышларны ныгыту өчен мөмкинлекләр тудырылуын искәрттте.
Гомумән алганда, узган ел йомгаклары буенча, Идел буе федераль округы төбәкләренә җәлеп ителгән инвестицияләрнең яртысы Татарстанга туры килгән. Идел буе федераль округында узган ел, 2009 елга караганда, чит ил инвестицияләре җәлеп итү 50 процентка үссә, Татарстанда үсеш 85 процентка җитә. Бүгенге саммитта катнашкан РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Муаед Канкулов округта инвестицион эшчәнлекне тагын да активлаштыру өчен Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү кирәк, дип саный.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел