Италиядә моцарелла сырының туган ягы булган Казерта вилаяте Кампания төбәгендә хәләл ашамлык җитештерү башланды.
Бу сырны җитештерү хокукларын биргән Консорциум башлыгы Антонио Лучисано һәм ислам үзәге җитәкчесе, Неаполь мәчете имамы Абдулла Массимо Коццолино Кастель ди Сассо шәһәрчегендәге La Baronia сыр ясау ширкәтенә хәләл моцарелла ясау рөхсәтен тапшырды.
Хәләл ризык җитештерү кануннары белән әзерләнгән моцарелла сыры Италиянең үзендә генә түгел, ислам дәүләтләрендә дә сатылачак.
Дөньяда хәләл ашамлыклар базары ике миллиардлап кеше, дип исәпләнә. Бу базарның үсеше елына 10%.
Татарстан башкаласында 20-21 июнь көннәрендә үтәчәк KAZANHALAL-2011 ярминкәсенең дә быелгы мәйданы ике тапкырга зуррак һәм катнашучылар да ике мәртәбә күбрәк килер дип көтелә, дип хәбәр итә azatliq.org

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел