Болгар җирлегендә тантаналы чара кысаларында сәхәбәләр (Мөхәммәд пәйгамбәрнең фикердәшләре, аны якыннан күреп-белгән затлар) җирләнгән урында мемориаль истәлек билгесе куелды. Бу тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе, республиканың Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча фондның попечительләр рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Согуд Гарәбстаны Корольлеге Ислам конференциясе оешмасы каршындагы Россия Федерациясе Даими вәкиле Камил Исхаков, Россия мөселманнарынң Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Украина, Румыния дин әһелләре катнашты.
Тарихи чыганаклар буенча бу сәхәбәләр Болгар җирлегендәге кече манарадан ерак түгел күмелгән дип санала.
ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин мөселманнарга мөрәҗәгать итеп, үзебезнең тарихи тамырларга кайту белән котлады. Татарстан мөфтияте рәисе Илдус хәзрәт Фәиз истәлек билгесе куелган урынның изгелер күмелгән җир, монда ел саен халыкның дога колып кайта торган урын икәнлеген билгеләп үтте. Биредәге төрбәдә сәхәбәләр аша ислам динен кабул иткән табигыйннәрнең җирләнүен әйтте. Илдус хәзрәт Коръән укып, алар рухына дога кылды.
Истәлек билгесен Рөстәм Габбасов җитәкчелегендәге скульпторлар төркеме эшләгән. Һәйкәл ТР Дәүләт киңәшчесе тарафыннан расланган эскиз проекты буенча куелган, дип яза «Татар-Информ» МА. Әлеге монумент сигез кырлы плитәгә нигезләнгән, берсенә арка корылган. Аркага татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә Болгарга ислам динен таратырга килгән өч сәхәбә исеме язылган. Сигез кырлы плитә өстенә мөселман каберләренә куелган таш кебек истәлек билгесе урнаштырылган. Ул чалма, таяк һәм каләмнән гыйбарәт. Бу өч предметның сәхәбәләр Болгарга Мөхәммәт пәйгамбәрдән бүләк итеп алып киленгән дип санала.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел