Кичә Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылына II Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашырга җәмәгате Луиза ханым белән килгән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җирле үзәк гыйбадәтханәдә — Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхәбәләре — Идел буе төбәкләрендә беренче булып ислам динен таратучы Өч сәхәбә исемендәге Җәмигъ мәчеттә булды. Чувашстан мөселманнарының төп мәчете саналган һәм республика мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, эшкуарлар, халык тырышлыгы белән 1 меңнән артык кеше сыйдырышлы итеп салынган әлеге гыйбадәтханә борынгы Болгар шәһәренең архитектур күчермәсе булып, ул моннан 1 ел элек — 20 июньдә ачылган, анда хәтта 2 гасырлык тарихы булган, Шиһабетдин Мәрҗани һ.б. танылган хәзрәтләр турында хәтер саклаган мөнбәр дә бар. Быел Җәмигъ мәчет каршында «Гөлстан» мәдрәсәсе беренче шәкертләрен укытып чыгарган.
Гомумән, 500 еллык тарихы булган Шыгырданда барлыгы 7 мәчет, 2 мәктәп, 2 китапханә, 5 кибет, Мәдәният йорты, балалар бакчасы, медпункт, почта хезмәт күрсәтә һәм 1690 йортлы шушы татар авылында 5700дән артык кеше тормыш итә. Йортлары төзек, каралты-кура яхшы хәлдә, ә гел кирпеч йортлардан гына торган үзәк урам үрнәк-өлге өчен төзелгән сыман.
Шундый йортларның берсендәге хуҗалык белән ЧР Президенты Михаил Игнатьев җитәкчелегендәге делегация составында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да танышып йөрде. Чувашстанның иң зур татар авылындагы уңышлы эшләп килгән эшкуарларының берсе үзенең эш рәвеше, алдагы планнары хакында тәфсилләп сөйләде, дип хәбәр итә tatar-inform.ru
Чәйләп алганнан соң, кунаклар авыллар арасында оештырылган илкүләм Сабан туена кузгалды. Зур гына болынлыктагы «Кояшлы» аланга Россия төбәкләреннән күп санлы делегация, шыгырданлылар һәм тирә-яклардан халык күпләп җыелды. Анда, оештыручылар килешенгәнчә, спиртлы эчемлекләр сатылмый, аның каравы, сәүдә рәтләрендә хәләл продукция, сувенирлар, кул эшләнмәләре һ.б. төр товарның ниндие генә юк.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел